Шушы көннәрдә районның өч мәктәбендә “Географик диктант” акциясе булып узды.
Анда мәктәп укучылары, укытучылар һәм директорлар катнашты. Диктант язарга яшь армиячеләр дә килделәр. Барысы 110 кеше үз белемен тикшереп карады. Моннан тыш онлайн язарга да мөмкинлек булды. Катнашырга теләкләре булганнар онлайн аша 31 октябрь көнне дә яза алачак.
Нет комментариев