Балык Бистәсенең Биектау авыл китапханәсендә  "Орчык өмәсе" үткәрелде
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Биектау авыл китапханәсендә "Орчык өмәсе" үткәрелде

Өмәләргә барган чакта Чагандин кирәк каба. Араларга дошман керсә, Еландин каты чага. Ямансулаган чагымда Җепләр эрлим кичләрен. Моңаеп җырлап җибәрсәм, Бушап кала эчләрем.

 Татар халкының тирән тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бик күп. Ләкин кайберләре заманалар үзгәрү белән вакыт тузаны астында калган. Биектау авыл китапханәсендә шуларның берсе - "Орчык өмәсе" үткәрелде.

“Орчык өмәсе” нәрсә соң ул? Аны кайчан бәйрәм итәләр?

Орчык өмәсе” – безгә әби - бабаларбыздан калган мирас ул. Ул кара көз җитеп, җиргә кар төшкәч уздырылган. Хуҗа кеше күп итеп йон әзерләп куя. Кичтән тәм - томнар көйли. Өмәгә күрше - күлән, дус - ишләр чакырыла. Бергәләп җыелгач, күмәк эш башлана: кемдер йон яза, кемдер эрли, кемдер йомгак чорный, кемдер бәйли. Эшне бүлешеп эшлиләр. Ә инде күңелсез булмасын өчен, болар барысы да уен - көлке, җыр – бию белән үрелеп бара. Эшләр тәмамлангач, хуҗа эшчеләрен тәмле ризыклар белән сыйлый торган булганнар.

Хәзер бит заманалар башка, кибетләрдән җаның ни тели шуны алырга була. Шуңа яшь буын йонны кайдан алуларын да, ничек эшкәртүләрен дә белмиләр шул. Яшьләрне гаепләп булмый, заманасы шул.

Өмәгә авылдашларыбыз үзләренең кул эшләре белән килгәннәр иде.Гилемханова Венария авылыбызның иң оста җеп эрләүчесе. Ул безне җеп эрләүнең серләре белән таныштырды: орчыкны ничек дөрес итеп сайларга, кушу җебе нинди булырга тиеш, мамыкны җепкә ничек итеп бөтерергә.

Ә Гилемзянова Рауза белән Закирова Әлфия носки бәйләү, яңа үрнәк төрләре белән таныштырдылар.

Өмә булгач уеннар-җырларсыз булмый инде,мәкаль-табышмаклар әйтештек,орчык тәгәрәтешле уйнадык.

Китапханә булгач без инде китап укучы дусларыбызны өчен китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрдек. Шулай ук кул эшләре күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты.

Соңыннан чәй табыны артында яшь вакытта өмәләрдә булган кызыклы вакыйгаларны искә төшердек.

Халкыбызның гүзәл бәйрәмнәре һәм күркәм гадәтләре бүген дә авылыбызның даны булсын, һөнәр ияләренең юлларын яктыртсын. Үткәннәрне киләчәккә бәйләп, авылыбызның борынгы сәнгатьләрен, “Һөнәрчеләр авылы” дигән данлы исемен саклыйк. Ил - көннәребез имин, күгебез аяз, бәхетләребез тулы, уңышларыбыз мул булсын!..-дигән теләктә күтәренке кәеф белән өмәдән таралыштык.

Гөлнур Галимова, Биектау авыл китапханәчесе.


Нет комментариев