Балык Бистәсенең " Авыл офыклары" редакциясе хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Җәмгыять

Балык Бистәсенең " Авыл офыклары" редакциясе хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге һәм  “Авыл офыклары” район газетасы  озак еллар дәвамында тыгыз хезмәттәшлек шартларында эшлиләр.

 Газета битләрендә полиция хезмәткәрләренең көндәлек эшчәнлекләрен яктырткан язмалар басыла, аеруча хокук тәртибе бозуларны, җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик характердагы мәкаләләргә зур урын бирелә.Редакция журналистлары аерым полиция хезмәткәрләре турында да зарисовкалар әзерлиләр. Шул рәвешле район эчке эшләр бүлеге алдына куелган бурычларны үтәүдә теләктәшлек күрсәтәләр, полиция хезмәткәренең уңай образын формалаштыруда, аларга карата ышаныч дәрәҗәсен арттыруда өлеш кертәләр.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан редакция коллективының бу юнәлештәге эшчәнлеге Балык Бистәсе эчке эшләр бүлеге тарафыннан югары бәяләнде. Редакциянең сайт мөхәррире Гөлчәчәк Газизова һәм бүлек мөхәррире Илгиз Җамалиев район эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Наил Мостафинның Рәхмәт хатына лаек булдылар.

Рәхмәт хатын район әчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ җитәкчесе Айрат Исмагилов тапшырды.

 Автор Илгиз Җамалиев.


Нет комментариев