Инвалидлар декадасында аларның өйләренә бару традициягә әйләнде.
“Акчарлак” приютында тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләр белән берлектә, Халыкара инвадидлар көне кысаларында физик мөмкинлекләре чикле булган авыл кешеләре - Илнур Рәхимов, Азат һәм Инсаф Галявиевлар, Марат һәм Рамазан Гыймадиевларның өйләренә бардык. Кунаклар килгәч аларның күзләрендә шатлык балкыды.
Алар бүләкләргә шатландылар һәм балалар белән теләп аралаштылар, безнең белән фотога төштеләр. Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр.
Без аларга иминлек, бәхет, сабырлык теләдек. Аларның тормышы һәрвакыт иң якты ышаныч, өмет һәм мәхәббәт хисләре белән тулсын.
Тәрбиячеләр Г. Шәйхиева, Н. Сафина.
Нет комментариев