Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балык Бистәсендә йортларыбыз көлеп торсын

Барыбызга мәгълүм: үзен, күршеләрен хөрмәт иткән кеше, яшәгән йортын, фатирын да тәртиптә тотарга тырыша. Әмма бар җирдә дә шулай микән соң? Мин моны район үзәгенең күп катлы йортларында яшәүчеләрне күздә тотып әйтүем.

 Безнең Октябрьның 60 еллыгы урамындагы 6 нчы йортның 2 нче подъезында 2019 елның көзендә үк агымдагы ремонт үткәрелде. Ремонттан соң биредә яшәүчеләр тәрәзәләренә челтәр элеп, тәрәзә төбенә гөлләр куеп, стенасына рәсем беркетеп куйдылар. Подъездга керү белән аңлап була чисталыкка, тәртипкә битараф булмаган кешеләр яшәвен. Ә яңа ел алдыннан Рәсимә Гыйлемханова, Розалия Коваленко серпантиннар, ялтыравык укалар белән бизәп, подъезда чын бәйрәм мохите тудырдылар. 
Шул ук йортның 3 нче подъездында яшәүчеләр исә, киресенчә, районның җаваплы оешма вәкилләре кисәтүенә дә карамастан, яңа ел алдыннан баскыч мәйданчыгын фатирдан чыгарылган кирәкмәс әйберләр белән тутырдылар. Тәрәзә төбен төрле кирәкмәс аяк киемнәре белән “бизәделәр”. Әлеге подъезда яшәүчеләргә матурлык кирәк түгел микәнни? Зур чыгымнар тотып ремонт ясаганнан соң да тәртип, чисталык булмаса, ул бит озакка бармый. Фатирың матур булып та, подъезд хәрәбә хәлендә булса, күңелле хәл түгел билгеле. Эштән соң фатирларыбызга күңел күтәренкелеге белән кайтып керүгә ни җитә! Мин әнә шул теләктә генә. 

Райлә ФАТИХ, 
ТОС рәисе. 

yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса