Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан  сугышы тыл хезмәтчәнен котладылар
Җәмгыять

Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан  сугышы тыл хезмәтчәнен котладылар

Шушы көннәрдә Балык Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан  сугышы тыл хезмәтчәне Зәки  Вәлиуллинны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. 

Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдинов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйлов, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты башлыгы Марс Мәгыйзовтан яңгырады.Россия Президенты Владимир Путиннан открытканы һәм истәлекле  бүләкне район башлыгы Илдар Рәшит улы тапшырды.


Нет комментариев