Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә яңгырый курай моңы

Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге район сәнгать мәктәбендә эшләп килүче “Рәйхан” курайчылар ансамбленең оешуына быел төгәл ун ел.

 Тәүге юбилейларына нинди уңышлар белән килгән соң рәйханчылар? Редакциябезнең бүгенге кунагы - ансамбль җитәкчесе Венер Мөбәрәкшин белән әңгәмәбез шул хакта булыр. Иң беренче соравыбыз да “Рәйхан” ансамбленең оешуы турында.

--Мин 2007 елдан бирле сәнгать мәктәбендә балаларга баян һәм курай дәресләреннән белем бирәм. Беренче елларда курайда уйнарга теләүчеләр берәм-сәрән генә булсалар, икенче елны дистәдән артык укучы дәрескә язылды. Әлбәттә, безнең эш нотаны кәгазьгә төшерү, аны өйрәнү генә түгел. Көйне күңелдә тотып калу һәм шуны музыка коралларында яңгырату сәләт, талантка да нык бәйле.  Нәкъ менә шул талантлы укучылардан 2009 елны ансамбль оештырдым да инде. Аны татар халык җырына якынайтып “Рәйхан” исеме белән атадык.

--Уңышларга ничек ирештегез?

--Шул ук елны без Казанда Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “Салават күпере” балалар иҗат фестивалендә катнаштык. Һәм өченче урынга лаек булдык. Ул вакытта ансамбльдә 6 укучы иде. Бу безнең тәүге уңышыбыз булды. 

Хәзерге вакытта “Рәйхан” ансамбле  яңа укучылар белән тулыланды. Аңа  8 бала йөри. Репертуар да төрлеләнде. Татар халык көйләре белән беррәттән, рус халык көйләрен дә өйрәнәбез.

--Көйләргә аранжировка ясату да кирәктер. Аларны ничек башкарып чыгасыз?

-- Аранжировканы Казанга барып ясатам. Татар халык җыры “Су буйлап”, Ф.Әхмәдиевнең “Кама буе туган як” җырлары да шул юлдан үтте. Инде бу мәшәкатьләрне искә алганбыз икән, мин балаларның әти-әниләренә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аларның ярдәме белән без киртәләрне узып алга атлыйбыз. Уен коралы сатып алу, конкурсларда катнашу өчен транспорт белән тәэмин итүдә аларның булышлыгы чиксез зур.

-- Күптән түгел булып узган «Без бергә» республика балалар сәнгать фестивале турында да әйтеп узсаң иде, Венер?

--Әлеге фестивальдә безнең “Рәйхан” курайчылар ансамбле беренче урынны алып Диплом белән бүләкләнде. Бу бик әйбәт, сөенечле уңыш безнең өчен. Әлбәттә, тырышлыгыбыз да зур булды. Хезмәтебез гадел бәяләнде дип уйлыйм. Моннан тыш республика күләмендә уздырылган җыр конкурсларында ансамбль солистлары Ильяс Мөбәрәкшин белән Ринат Хәбибуллин да катнашып призлы урыннар яуладылар.

--Киләчәктә баян классына йөрүче балалар белән дә ансамбль оештырырга уйламыйсызмы?

--Андый теләгем, хыялым бар. Кем белә, бәлкем әлеге уй-ниятләр дә тормышка ашар. Татар моңын, халык җырын онытмыйча аны буыннан-буынга җиткерәсе иде.

Әнә шундый хыяллар белән яши Балык Бистәсе егете, район сәнгать мәктәбе укытучысы Венер Васил улы Мөбәрәкшин. Без аңа яңадан-яңа уңышлар, иҗат шатлыклары телибез.

Фәрвәз Каюмова.

фото автордан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса