Балык Бистәсендә каты көнкүреш калдыклары җыю контейнерлары өчен алты яңа мәйданчык куелды.
Аларда дүртәр контейнер урнаштырылган. Өчесе чүп-чар өчен булса, берсе пластик савытлар салырга. Бу мәйданчыклар район бюджеты һәм иганәче эшмәкәрләр хисабына корылганнар. Яңа елдан мәйданчыкларны яңарту үзара салымнан кергән акча средстволары хисабына дәвам иттереләчәк.
Автор Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев