Кичә Балык Бистәсе муниципаль районынына Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров килде һәм район башлыгы Илдар Таҗетдинов белән очрашты.
Очрашудан соң Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе муниципаль районында яңа җирле оешма җитәкчесен билгеләү турында бюро утырышы уздырды.
Балык Бистәсе муниципаль районында җирле оешма җитәкчесе булып эшләгән Миңневазыйх Фатыйхов иҗатка күбрәк игътибар бирү нияте белән, бу вазыйфадан азат итүләрен сорады. Аңа милләтебез алдындагы эшчәнлеге, татар телен, мәдәниятен үстерү, гореф-гадәтләрен саклап калуда куйган тырыш хезмәте өчен Бөтендөнья татар конгрессы һәм Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бюро утырышында катнашучылар бертавыштан Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты баш белгече (тәрҗемәче) Ильвера Касыймованы Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе муниципаль районында җирле оешма җитәкчесе итеп сайладылар. Һәм киләчәктә зур уңышлар теләделәр.
Автор Фарваз Каюмова.
фото автордан.
Нет комментариев