Балык Бистәсендә сәрхүшләр  кырыла
Җәмгыять

Балык Бистәсендә сәрхүшләр кырыла

Агымдагы елның алты аенда район буенча 83 бала туган, 210 балыкбистәле бакыйлыкка күчкән.

Район табиблары күпчелек үлемнең сәбәбен эчкечелек белән бәйли. Аеруча яшьләр белән булган аяныч очракларны күздә тоткан хәлдә. Соңгы атнада гына да сигез үлүченең дүртесе алкогольгә бәйле булган. Спиртлы эчемлекләр белән агуланып хастаханәгә үлем хәлендә килеп эләккән алты кешене табиблар ярдәме белән генә кома хәленнән чыгара алганнар.

 

фотоdoctoralvik.ru


Нет комментариев