Гасырлардан күчкән милли бәйрәм ул - Сабантуй!
Сабантуй - ул чәчү эшләрен тәмамлау, безне туган тамырларыбызга һәм милли гореф-гадәтләргә кайтаручы, буыннарның ныклы рухи бәйләнешен тәэмин итүче иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Шуңа да без иң беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын данлыйбыз, чөнки аларның җаваплы хезмәте белән киләчәк уңышка нигез салына.
Узган ялда Балык Бистәсендә яраткан һәм көтеп алган, хезмәт, бәхет һәм шатлыкны чагылдырган бәйрәмебез – Сабантуй булып узды. Гадәттә ул хуҗалыкларда язгы кыр эшләре тәмамлану белән кыр батырларын хөрмәтләү һәм күңел ачу максатында үткәрелә.
Бәйрәм район балалар бию коллективлары чыгышы һәм туган җиребезнең тарихын, милләтләр байлыгын чагылдырган театральләштерелгән тамаша белән башланды.
Сабантуй бәйрәменә тирә-яклардан күп кунаклар, якташлар кайткан. Мәйдан тамашачы белән тулган иде.
Милли киемнәр кигән кызлар кунакларга Балык Бистәсе күмәчен һәм чәк-чәктән авыз иттерделәр.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннары яңгыраганнан соң бәйрәмне алып баручылар кунаклар белән таныштырдылар. Алар арасында республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятны үстерүгә ярдәм Фонды директоры Нурия Хашимова, Чечен республикасы башлыгының Татарстан Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Асламбек Бердукаев, «ТАЛ-Агро” җәмгыяте генераль директоры Илһам Валеев һәм башкалар бар иде.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Нет комментариев