Узган атна ахырында районга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш визиты белән килде. Ул Балык Бистәсе муниципаль районы Советы утырышында катнашты һәм аның социаль-икътисади үсешенә үзенең бәяләмәсен бирде.
Эшлекле сәфәр барышында Фәрит Мөхәммәтшин мәрмәр җәен балыгы үстерүче Тимур Борисов крестьян-фермер хуҗалыгында булды. Бүген анда 2000 гә якын балык исәпләнә. «Татарстанда бу төр балыкны үстерү белән шөгыльләнүче бик сирәк әле. Идеясы белән интернеттан видео карагач кызыксындык. Грант алдык, бинаны үзебез төзедек, җиһазларны урнаштырдык. Узган елның апрель аенда беренче маймычларны җибәрдек. Балыкның яңа тотылганын, салкын һәм кайнар ысул белән ысланганын, җәен балыгыннан ясалган шашлыкны район һәм Казан шәһәре кафеларына сатабыз», - ди хуҗалык башлыгы.
23 яшьлек Тимур Борисов Казан Федераль университетының Физика институты студенты. Быел шул темага кагылышлы диссертация яклаячак.
Утырыш башланыр алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин мәдәният йортында оештырылган күргәзмә белән танышты.
Район Советы утырышын ачып, район башлыгы Илдар Таҗетдинов “Балык Бистәсе муниципаль районының 2018 елдагы социаль –икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар” турындагы исәп-хисап доклады белән чыгыш ясады.
- Без бүген районда хәл ителәсе мәсьәләләрнең аз булмавы турында дөресен әйтергә тиешбез. Шулай ук 2018 нче елда башкарылган эшләребезне Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның зур ярдәме, Дәүләт Советы, Хөкүмәт, министрлыклар, җирле үзидарә органнары белән үзара конструктив бәйләнешләр һәм районыбызның гражданнарына таянып башкардык.
Безнең эшчәнлегебезнең төп максаты – район халкының яшәеш рәвешен яхшырту булып кала. Моңа ирешү өчен заманча һәм көндәшлек шартларында эшли алучы ныклы икътисад кирәк.
Район буенча территориаль тулаем продукт 14 процент үсеш биреп 6,9 миллиард сумны тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы продукциясе сату 5 процентка артты. Ул 1,3 миллиард сум һәм бер гектар сөрү җиренә 15,3 мең сум туры килә.
Кече хуҗалык формалары үсеше буенча районның тоткан урыны яхшылар рәтендә. 46 гаилә фермасы эшләп килә. Узган елга караганда ул 4 кә артты.
Гаилә фермаларының һәм кооперативларның саны арту, үсеше күп очракта дәүләт ярдәменә бәйле. 2018 нче елда гаилә фермаларын үстерү максатында 65 миллион сумнан артык 11 грант алынган. Алар барысы да хуҗалык үсеше һәм нәтиҗәгә эшләргә тиеш. Барлыгы, төрле субсидияләр рәвешендә, 230 миллион сум дәүләт ярдәме күрсәтелде. 40 тан артык эш урыны булдырылды.
2018 нче елда барлыгы районга 13 инвестор җәлеп ителгән, инвестицияләр суммасы 854,5 миллион сумны тәшкил итә. 137 эш урын булдырылган, перспективада 438 булачак, - диде Илдар Таҗетдинов Балык Бистәсе муниципаль районының 40 нчы утырышында.
Анатыш авыл җирлеге депутаты Камил Җамалиев башкарылган эшләре турында сөйләде, ә Яңа Арыш авылыннан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Мәдинә Гыйльмуханова балыкбистәлеләрне үзеннән үрнәк алырга һәм терлекчелек белән шөгыльләнергә өндәде.
“Сез үзегезгә тагын да амбициоз һәм югарырак максатлар куеп эшләргә тиеш. Әлеге тоткан урыныгыз чик түгел, хәл ителәсе мәсьәләләр дә җитәрлек”,- диде Фәрит Мөхәммәтшин балыкбистәлеләргә мөрәҗәгать итеп.
Утырыш ахырында бер төркем райондашларыбыз дәүләт бүләкләренә, медальләргә, Рәхмәт хатларына ия булдылар. Аларга бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм район башлыгы Илдар Таҗетдинов тапшырды.
Таңсылу Минһаҗева.
Нет комментариев