Балык Бистәсенең Сабантуй мәйданында бәйрәм башланды.
Бәйрәм район балалар бию коллективлары чыгышы һәм туган җиребезнең тарихын, милләтләр байлыгын чагылдырган театральләштерелгән тамаша белән башланды.
Сабантуй бәйрәменә тирә-яклардан күп кунаклар, якташлар кайткан. Мәйдан тамашачы белән тулган иде.
Милли киемнәр кигән кызлар кунакларга Балык Бистәсе күмәчен һәм чәк-чәктән авыз иттерделәр
Нет комментариев