Җәмгыять

Балык Бистәсендә профилактик чаралар күрелә

Көннәр җылыту белән халык  «тычкан авыруы» дип атый торган геморрагик бизгәк йоктыру куркынычы арта. Чөнки аны нәкъ менә кимерүчеләр тарата да инде.

Без кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лаеш территориаль бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты Гөлнара Сафинадан районда бу авыруны профилактикалау буенча нинди эш алып барылуы турында сөйләвен сорадык.

- Бөер синдромлы геморрагик бизгәк (ГЛПС) Россия Федерациясендә иң таралган авыру булып кала бирә. Татарстан Республикасы бу эпидемия куркынычы югары булган территорияләргә керә. 2020 елның 11 аенда республикада авыручылар саны 100 мең кешегә 11,4 тәшкил итте, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 57 процентка кимрәк. Балык Бистәсе районында 2020 елда авырулар саны 100 мең кешегә 4,4 тәшкил итте, бу 2019 ел күрсәткеченнән 12,6 тапкыр кимрәк (100 мең кешегә 55,59).

Табигатьтә ГЛПСның кешеләр өчен зарарлану чыганагы- кыр тычканы.

Ел саен җирле үзидарә органнарына республика бюджетыннан акча бүленеп бирелсә дә, ул тиешле территорияләрнең 60-70 процентын гына эшкәртергә җитә. Бу үз чиратында авыру чыганагын тулысынча юкка чыгара алмау сәбәпле тычкан бизгәге белән авыручылар саны кимеми.

2020 елда Балык Бистәсе районына дератизация эшләрен башкаруга 225497,85 сум бүлеп бирелгән. Әлеге акчага торак пунктларда 102,499 гектар җир эшкәртелгән. Ул ике этапта башкарылган. Язгы чорда Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы, Шестая Речка, Балык Бистәсендә «Сабантуй» бәйрәме үткәрү урыны, Камский поселогы, Корноухово, Балык Бистәсе поселогында барлыгы 59,749 гектар,  ә көз Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы, Шестая Речка, Камский поселогы, Корноухово - 42,75 гектар җир эшкәртелгән.

Территорияләрнең чүпле, ташландык биналар һәм корылмалар булу, операторлар тарафыннан көнкүреш һәм азык-төлек калдыкларын  үз вакытлы алып китмәү, чүп үләннәр, ауган агачлар, кешеләр күпләп була торган  урыннарның тиешле чисталыкта булмавы тычканнарның  таралуына һәм үрчүенә уңай шартлар булып санала. Әлеге чаралар аларның кимүен тәэмин итә.

Агымдагы елның язында эпидемиологик ситуацияне исәпкә алып, халык арасында ГЛПС авыруын профилактикалау максатында торак пунктларны, паркларны, скверларны, зиратларны, сәламәтләндерү учреждениеләрен, халык күпләп ял итә торган урыннарның чисталыгын тәэмин итү, торак пунктларда чүплекләрне бетерү буенча чаралар күрү,  каты көнкүреш һәм азык-төлек калдыкларын вакытында чыгару, милек формасы нинди булуга карамастан оешма биналарында һәм корылмаларда тычканнарга каршы дератизация чараларын үткәрүне тәэмин итү зарур.

 

Таңсылу Минһаҗева.


Нет комментариев