Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балык Бистәсендә мәгариф җитәкчеләре киңәште

Бүген Район Мәдәният йортында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының мәгариф бүлекләре начальникларының зональ киңәшмәсе булып узды.

 Ул төп гомуми һәм урта гомуми белем программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлеккә багышланган иде.

Киңәшмә эшендә район башлыгы Илдар Таҗетдинов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Хадиуллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Рәмис Мөҗипов, Татарстан Республикасы мәгариф сыйфатын мониторинглау үзәге дәүләт бюджет учреждениясе директоры урынбасары Гөлфия Хәйруллина,   муниципаль координаторлар, имтихан тапшыру пуктлары җитәкчеләре,  безнең район мәктәпләре директорлары, уку, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары катнаштылар.

Башта республикабызның 14 районыннан килгән кунаклар  Балык Бистәсе гимназиясендә “Инженерная республика” проектының, Котлы Бөкәш мәктәбендә “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәге проектының тормышка ашыру барышы белән таныштылар. Гимназиянең сугышчан дан музеенда булдылар, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган күргәзмәләрне карадылар.

 “Йолдыз” балалар бакчасында кунакларга “Балалар бакчасы- уңыш территориясе” күргәзмә- презентациясе тәкъдим ителде.

Киңәшмәнең район Мәдәният йортында узган пленар өлешендә  мәгариф хезмәткәрләрен район башлыгы Илдар Таҗетдинов сәламләде.

Илсур Хадиуллин  2020 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыруга әзерлекнең төп юнәлешләре белән таныштырды. Рәмис Мөҗипов һәм Гөлфия Хәйруллина имтиханнар уздырганда контрольлек итү һәм технологик тәэмин ителеш мәсьәләләре турында чыгыш ясадылар.

Соңыннан районыбызның бер төркем мәгариф алдынгыларын бүләкләү тантанасы булды.Төштән соң район мәгариф бүлекләре җитәкчеләренең отчетлары тыңланды.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

фото от автора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса