Балык Бистәсендә матур чара узды
Халык иҗаты җәүһәрләрен берләштергән “Балкыш” (“Сияние”) фестиваленең сайлап алу турлары Татарстанда быел март аенда башланып китте һәм апрель аенда да дәвам итә.
“Балкыш” (“Сияние”) фестивале өлкән яшьтәгеләр өчен уникаль проект булып тора. Чын мәгънәсендә бәйрәм төсендә уза һәм ветераннарыбыз аны һәрвакыт көтеп алалалар. Быелгы VII нче фестиваль ветераннарның (пенсионарларның) региональ җәмәгать оешмасына 35 ел тулуга багышлана. “Балкыш” хәрәкәтененең үзенә дә 10 ел тула. Дистә ел эчендә фестиваль мәдәниятыбыз тормышында лаеклы урын алып өлгерде һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан яклау тапты. Беренче фестиваль 3,5 мең катнашучыны туплаган булса, быел аларның саны 25 меңгә җитте. Ул җөмһүриятебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче талантлы өлкәннәребезне берләштерә. Алар арасында яу кырында барган аяусыз көрәшләрдә катнашкан, явыз дошман белән күзгә күз очрашканнары да, сугыш елларында көнне-төнгә ялгап тылда фронт өчен икмәк үстергән, җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп сугышчыларга посылкалар салган, сугыштан соңгы җимереклекләрне торгызуда катнашкан фидакарь якташларыбыз да бар.
Балык Бистәсе район этабы быел юбилей кысаларында, районыбыз оешуга 95 ел тулуга багышлап уздырылды. Фестивальда катнашучыларга тәбрикләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина чыкты. Район хакимият башлагы Илдар Таҗетдиновның тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Шулай ук район ветераннар оешмасы җитәкчесе Рафаэль Шәвәлиев фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләде.
Фестивальнең район этабында 54 ветеран (пенсионер) катнашты. Концертны Гөлия Кәримуллина белән Илшат Кәримуллин алып бардылар.
Катнашучылар арасыннан иң яхшылары “Балкыш” (“Сияние”) фестиваленең зона ярышларында катнашу хокукына ия булды. Ул 29 нчы мартта Арча шәһәре Мәдәният йортында узды. Балык Бистәсе ветераннары нигезләмә буенча билгеләнгән 30 минутлык программа белән икенче булып чыгыш ясадылар. Балыкбистәлеләр Татарстан ветераннар оешмасы җитәкчесе Хәбир Иштирәковка һәм жюри рәисе Тәүфыйк Сәгыйтовка ветераннарның региональ җәмәгать оешмасына – 35, Балык Бистәсе районы оешуга 95 ел тулу хөрмәтенә эшләнгән истәлек бүләкләрен тапшырдылар.
Чыгыш Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәрләре Анатолий Автономовның “Горячий снег” һәм Фирдания Бәдретдинова башкаруында “Туган ягым” җырлары белән башланып китте. Алар чыгыш ясаганда экранда Балык Бистәсе районының төрле еллардагы яшәешен чагылдаргын кадрлар яктыртылды.
Шулай ук Татарстанның атказанган Мәдәният хезмәткәре Марсель Җәләлов җитәкчелегендәге “Чулман моңнары” халык гармунчылар ансамбле башкаруында яңгыраган “Татар халык моңнарына тезмә” дә матур тәэсирләр калдырды.
Шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсимә Гарифуллинаның үзе иҗат иткән “Мин авыл баласы” шигырен, Халидин Әхәтовның саксафонда “Кышкы романс” әсәрен башкаруны җылы кабул иттеләр.
Любовь Михайлова “Старый вальсок”, Светлана Подвальнова “Реченька – решучка” җыры, Мөнир Гәрәев гармунда “Авыл көе”нә вариация белән чыгыш ясадылар.
Райондашларыбызның чыгышы “Нур” халык фольклар ансамбле башкарган “Керәшен такмаклары” җыры белән тәмамланды һәм аларга барлык катнашучылар да кушылды.
Һәрбер чыгыш көчле алкышлар астында узды һәм жюри тарафыннан югары бәяләнде, катнашучылар Дипломнар белән бүләкләнделәр.
Бу чараны уңышлы башкарып чыгуда районыбыз ветераннарын барлап, фестивальдә катнашучы һәр кеше, һәр коллектив белән тыгыз элемтәдә торып эшләгән, аның программасын төзегән Фирдания Бәдретдинова күп көч куйды. Район ветераннар оешмасы җитәкчесе Рафаэль Шәвәлиев шулай ук әзерлек барышы белән даими кызыксынып, ветераннарны җылы сүзләре белән канатландырып торды, матди ярдәм күрсәтте. Рәсәй пенсионерлар берлегенең Балык Бистәсе районы буенча рәисе Анатолий Автономов чыгышларның әдәби бизәлешен баетуда зур өлеш кертте.
Өлкәннәрнең тормышы позитив һәм кызыклы булсын өчен Татарстанның ветераннар оешмасы уздырган игелекле чараларның берсе генә бу. Алга таба да уңышлар телибез. Дан һәм хөрмәт сезгә ветераннарыбыз!
Роза Гариф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа