Балык Бистәсендә өлкәннәрнең дә белем алырга мөмкинчелеге бар
Районыбызда 50 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге кешеләргә, шулай ук пенсия алды яшендәге затлар өчен, “Өлкән буын” федераль проекты һәм “Демография” милли проекты кысаларында, һөнәри белем бирү буенча чараларның тормышка ашуы дәвам итә.
Район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматлары буенча, ел башыннан әлеге үзәк аша 26 кеше төрле юнәлешләрдә белем ала. Шушы көннәрдә аларның 14 е Балык Бистәсе Агротехникумында ЭВМ операторы белгечлеген үзләштерә башлады.
Моннан тыш әлеге проект кысаларында өч яшькәчә декрет ялында утыручы аналар һәм бакча яшендә баласы булган эшләмәүче аналар өчен дә укулар бар. Берәр төрле белгечлек алырга теләүчеләр район халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа