Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районда күп төрле чаралар үткәреләчәк

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районда күп төрле чаралар үткәрү каралган.

1 нче октябрьдә – район мәдәният йортында  өлкәннәрнең район иҗат фестивале. Шулай ук бу көнне хәйрия чаралары, өлкәннәр иҗатыннан төзелгән  төрле күргәзмәләр, мастер-класслар, сәламәтлек почмагы, көзге ярминкә, музейда ачык ишекләр,Корноухово аавылындагы өлкән кешеләр һәм физик мөмкинлекләре чикле булганнар йортында  хәйрия концерты,  ЗАГС бүлеге тарафыннан  оештырылучы чара булачак.

 

2 нче октябрьдә Оешма һәм предприятиеләрдә өлкәннәрнең социаль мөһим булган мәсьәләләренә кагылышлы кабул итүләр каралган.  «Кулъяулыгым акты суларга» Казан Дәүләт Аграр университеты студентлары спектале  күрсәтеләчәк. 

 

Декаданың өченче көнендә  “Дельфин” спорт- сәламәтләндерү үзәге янындагы мәйданда ачык һавада  фитнес (10 сәгатьтә), “Супер стар” (11сәгатьтә) чаралары  өлкәннәр өчен  вакансияләр ярминкәсе, хезмәт «десанты» узачак.

 “Акчарлак” балалар приютында тәрбияләнүче һәм «Доверие-Ышаныч» социаль ярдәм бүлегендә исәптә торучы балигъ булмаганнарның   Корноухово картлар йортларында булуы.  Аның территориясендә агачлар утырту каралган.

 

4 нче октябрь көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында “Бердәм рәвештә кинога” башлангычында нәфис фильмнар карау планлаштырыла. Ә  14.00 сәгатьтә “Мөнәҗәтләр – шифадыр күңелләргә”  район фестивале  уздырыла. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан район ветераннарының Болгар шәһәренә сәяхәте, ЗАГС бүлеге ветераннарына бүләкләр тапшыру һәм чәй эчерү оештыру.

 

5 нче октябрьдә Корноухово өлкәннәр йортында хәйрия концерты үткәрү,  ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Һәр агач - тарих ул»  агачлар утырту өмәсе, 90 яшьтән өлкәнрәк сугыш ветераннарын хөрмәтләү булачак.

 

Өлкәннәр ункөнлегенең алтынчы көнендә «Якыныңның хәлен бел» акциясе уздырыла.

7 нче октябрьдә район шахмат турниры, 90 яшьтән өлкәнрәк сугыш ветераннарын хөрмәтләү, балалар иҗат үзәге, балалар сәнгать мәктәбе мастер-класслар, спорт сәгате үткәрү каралган.

 

8 нче октябрьдә  Арча өлкәннәр йортында тәрбияләнүче,  тыл хезмәткәре Фоминны хөрмәтләү, сәламәтлек көне, “Третий возраст”  өлкәннәрнең район иҗат фестивале җиңүчеләренең гала-концерты.

 

9 нчы октябрьдә Масловка авылына мобиль бригада чыгачак, район мәдәният йортында “Калинушка” ветераннар хорының тематик концерт белән чыгышы  каралган.

 

Ункөнлекнең соңгы көнендә, ягъни 10 нчы октябрьдә Корноухово өлкәннәр йортына волонтерлар барачак, өлкәннәр өчен мәдәни күңел ачу программасы булачак.

 

фотоgolos.id

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса