Балык Бистәсендә  кыңгыраулар чыңлармы?
Җәмгыять

Балык Бистәсендә кыңгыраулар чыңлармы?

Татарстан башкаласында чыгарылыш кичәләре һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме форматы эпидемиологик вазгыятькә карап билгеләнәчәк.

Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов җиткерде.
- Кызганыч, без әлегә бу чараларны тулысынча планлаштыра алмыйбыз, чөнки анда кешеләрнең күпләп җыелуы күз алдында тотыла. Без чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен ул мизгелләрнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйбыз, әмма шулай да балаларның сәламәтлеге өстенлекле булып кала. Шуңа күрә аларны уздыру форматы эпидемиологик вазгыятьтән чыгып билгеләнәчәк, - диде Ризванов.

 

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kygyraular-chylarmy

фото ТИ


Нет комментариев