Кичә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, Кытайда декабрь азагында килеп чыккан коронавирус белән бәйле вәзгыять уңаеннан, республикада һәм район җирлегендә эпидемиягә каршы нинди чаралар күрелүе хакында киңәшмә уздырды.
Киңәшмә эшендә районыбызның шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе, Роспотребнадзор, 36 нчы номерлы аптека, мәгариф, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдән җаваплы вәкилләр катнашты. Әлегә чаң сугарлык хәл булмаса да, эпидемиядән саклану чараларын күрү максатыннан план төзелде.
Автор Фарваз Каюмова.
фото автордан.
Нет комментариев