«Дельфин» спорт–сәламәтләндерү комплексында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан мини футбол ярышлары уздырылды. Анда 5 команда катнашты.
Беренче урынны балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы (тренер Ә. Пулатов) яулады. Икенче урынны Ямаш мәктәбе футболчылары ( А. Баһавиев) алды. Өченче урынга Котлы Бөкәш командасы ( Б. Каюмов) чыкты.
Оештыручылар ярышларның иганәчесе – “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Л. Касыймовага зур рәхмәтләрен белдерәләр.
Нет комментариев