Бүгенге тынгысыз заманда районыбызда ирекле халык дружиналары эшчәнлеге белән кызыксынгач, район эчке эшләр бүлегендә аны уңай яктан телгә алдылар.
Белгәнебезчә, халык дружиналары районыбызда инде бик күптәннән эшләп килә. Хокук сакчылары бездә аның 63 ел элек төзелүен әйтеп үттеләр. Һәммәбез дә яшьлек елларыбызда район комсомол комитеты тәкъдиме белән җәмәгать урыннарында кизү торулар оештырылуын яхшы хәтерлидер. Үзем эшләгән коллективта да комсомол оешмасы җитәкчесе буларак анда күп мәртәбәләр катнашырга туры килгәләде. Аннары, ул чорларда халык арасында аның дәрәҗәсе дә зур иде. Район күләмендәге олы киңәшмәләрдә иң актив катнашучыларны сәхнәгә чакырып тантаналы төстә мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшыруларны ничек онытасың. Үзебез яшәгән төбәктә җинаятьчелекне булдырмау максатында җәмәгать тәртибе сагында торучыларга бирелә торган ул кызыл тышлы таныклыкның өстенлекләре дә бар иде. Районыбыз дружиначыларының шәһәрләрдәге җәмәгать транспортларында бушлай йөрү хокукына ия булулары башкалар алдында абруйны арттырды. Аннары әле дружиначылар сафына очраклы кешеләрне алмадылар. Коллективта һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларны гына сайлап, бар яктан да килгән, иң лаеклыларны җирле комсомол оешмасы һәм профсоюз комитеты тәкъдиме белән кабул итә иделәр.
Район җәмәгать тәртибен саклау юнәлешендә баш белгеч Рәлиф Фәхретдиновның әйтүенә караганда бүген дә районыбыз җирлегендә халык дружиначыларының нык активлашып китүе күңелдә ышаныч һәм өмет уята. Аның сүзләренә караганда бүгенгесе көнне районыбызда 61 ирекле халык дружинасы эшли. Аның составында 321 дружиначы бар. Иң әһәмиятлесе, хезмәт коллективларында аларның саны елдан ел артып һәм яңарып тора. Бүген район үзәгендә 34 отряд хәрәкәт итсә, авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең иминлеге сагында 92 дружиначыдан торган 27 отряд көйле эшләвен дәвам иттерә. Район хокук саклау оешмасы вәкиленең сүзләренә караганда, аларның һәркайсы җәмәгать урыннарында тәртип бозуларны кисәтү, булган кимчелекләрне бетерү өчен үзләреннән күп көч һәм тырышлык куялар. Агымдагы елның беренче кварталында халык дружиначылары тарафыннан район үзәгендә 15 административ хокук бозу фактлары ачыкланган. Алар бу елның өч аенда үткәрелгән массалы мәдәни чараларның 4 сендә актив катнашып һәркайсы үзләрен уңай яктан күрсәтә алганнар. Күргәнебезчә, халык дружиначылары эшчәнлеге бер урында гына тапталып тормый, камилләшә һәм үсеш кичерә.
Идрис Аметов.
Нет комментариев