Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә «Без - СПИДка каршы» акциясе үткәрелде

   2019 елның 21 маенда, Халыкара СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне кысаларында,  Балык Бистәсе муниципаль районында «Доверие – Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Без - СПИДка каршы» акциясе уздырылды. Акциядә Балык Бистәсе районы медицина хезмәткәрләре актив катнаштылар.

 Халыкара СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне, гадәттәгечә, бөтендөньяда майның өченче якшәмбесендә үткәрелә. Бу СПИД белән авыручылар һәм ВИЧ белән яшәүче кешеләр проблемаларына дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итү максатыннан эшләнә.

Барлык катнашучыларга да символ буларак - кызыл тасмалар таратылды, ул бу куркыныч авырудан үлүчеләр турында хәтер билгесе булып тора, һәм ВИЧ-инфекциясенең фаҗигагә әверелгәнен тагын бер кат искәртә.

Акциядә катнашучылар белән берлектә СПИД эпидемиясе кичергән кешеләргә хәтер билгесе буларак, «Хәтер агачы» на кызыл тасмалар беркетелде.

 

Бу көннең темасы аерым кешенең һәм тулаем җәмгыятьнең тормыш әһәмиятен ассызыклый, үзе һәм якыннары турында уйларга мөмкинлек бирә.

 

Аниса Минвалиева.

фото автордан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса