Балык Бистәсендә “Арсенал” операциясе үткәрелә
Җәмгыять

Балык Бистәсендә “Арсенал” операциясе үткәрелә

  Утлы корал, шартлаткычларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләрне ачу, кисәтү максатыннан 10–15 сентябрь чорында “Арсенал” оператив–профилактик операциясе үткәрелә.

Агымдагы елда безнең районда утлы корал саклау кагыйдәләрен бозганнары өчен 16 кеше административ җаваплылыкка тартылганнар. Алардан 12 берәмлек утлы корал алынган. Шул ук вакытта гражданнар  11 утлы коралны ( 5 ау мылтыгы, 6 газ пистолеты) ирекле рәвештә тапшырганнар.

Йортыгызда, кайдадыр чормагызда нинди дә булса корал, хәрби кирәк–яраклар аунап ята икән, аны полициягә илтеп тапшыруың  хәерле инде. Законсыз сакланучы коралны, шартлаткычларны үз иреге белән тапшыручыларга акчалата түләү дә каралган. Ә полиция хезмәткәрләре табып алса, җинаять җаваплылыгына да тартылуыгыз бар.

Автор Илгиз Җамалиев.

фотоvorkuta-online.ru


Нет комментариев