Балык Бистәсе укучы балалары ут белән сак булырга өйрәнделәр
«01» дә кунакта
Балалар башлангыч сыйныфларда ук тормыш куркынычсызлыгы дәресләрендә янгыннан саклану кагыйдәләре белән танышалар.
Дәрес бер нәрсә, ә менә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында янгынчы сөйләсә аеруча үтемле була. Чөнки янгынчы балалар өчен геройга тиң кеше. Ул кешеләрне коткара, биналарны саклап кала. Янгын частенә экскурсияләр вакытында балалар янгын чыгуның төп сәбәпләре белән танышалар, ут белән сак эш итәргә, янгын чыккан очракта нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәнәләр.
Күптән түгел гимназия укучылары Балык Бистәсе янгын-коткару частендә экскурсиядә булдылар. Аны начальник урынбасары, капитан Ренат Иксанов уздырды. Балалар янгын часте белән танышуны диспетчерлык бүлегеннән башладылар. Ут-күз чыкса район халкы иң элек аларга хәбәр итә.
Балалар аеруча янгын машиналарын, авария-коткару җиһазларын зур кызыксыну белән карадылар. Янгын машинасы бик күп төрле җайланмалар белән җиһазландырылган. Киштәләрдә махсус кием- салым тезеп куелган.
Бу экскурсия балаларга бик ошады. Мондый очрашулар аларда янгынчы һөнәренә карата кызыксыну, хөрмәт уята.
Садиг Алексеров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа