Балык Бистәсе социаль яклау бүлеге хәбәр итүенчә, 2016 нчы елда эшләнгән шәхси социаль хезмәт күрсәтү программалары (ИППСУ) 2019 нчы елда гамәлдән чыгарыла.
Әлеге төр хезмәтне дәвам итәргә кирәк булган очракта, 10 көн алдан Балык Бистәсе, Завод урамында урнашкан социаль яклау бүлегенә паспорт һәм ИПР(А) күчермәләре, 12 айга керем турында белешмә, хезмәт кенәгәсе (төп нөсхәсе һәм күчермәсе), социаль хезмәт күрсәтү өчен медицина каршылыгы булмау турындагы белешмә (216н формасы) белән мөрәҗәгать итәргә. 8 (84361) 2-32-04 телефоны аша хәбәрләшергә мөмкин.
фотоyoutube.com
Нет комментариев