Балык Бистәсе районында Сәрия Садыйкованы белмәгән кеше юктыр
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында Сәрия Садыйкованы белмәгән кеше юктыр

Выжылдап узып киткән машинадан тирә-юньгә кар катыш пычрак сибелеп калды. Ашыгалар иде шул, андый чакта читтәгеләргә игътибар итәрлекмени?! Һәр минут, секундның кеше гомере белән бәяләнгән чагы. Тиешле урынга барып авыруга беренче ярдәмне күрсәткәннән соң гына күкрәген тутырып иркен сулыш ала ул.

Кечкенәдән шундый күркәм гадәтне үзенә алды Сәрия–берәр нәрсә уйладымы, шул эшкә атлыгып торыр, инде керешкән икән, ахырынача җиткерер. Күгәрчен урта мәктәбен тәмамлап кулына аттестат алган көнне үк әнисе янына килеп серен чиште кыз. “Хәтерлисеңме, әни, син миңа Хәсәнә апа турында сөйли идең. Минем бит аның кебек буласым, кешеләр дәвалыйсым килә”. Толымлап үргән чәчен бер сүтеп, бер бөтереп кыенсынып торган кызын яратып кочагына алды Сәлимә апа. “Булырсың, кызым, кулларың да, сүзләрең дә йомшак синең. Уку белән генә түгел, чын кеше булырга язсын”.

Ана белән кызның шушы сөйләшүе фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгәндер. Югыйсә, Чистай медицина училищесын тәмамлаганнан соң туган ягы – Балык Бистәсе үзәк хастаханәсенә фельдшер булып кайтуын һәм 36 ел шушы хезмәтенә тугрылыгын ничек аңлатыр идең?! 19 яшьлек кызны эшкә кабул итеп алган баш врач Фарук Мифтахов та, бәлкем, шул чагында аның җайлы итеп, йомшак сөйләшүенә игътибар иткәндер. Дәваның беренчесе алган белем, тәҗрибәдән булса, икенче шифасы–юатулы сүзләр икәне һәркемгә мәгълүм. Тәмле сүз – җан азыгы, дип тиккә әйтми халык. Хәзер әнә үткәннәрне искә алып, ипләп кенә гомер йомгагы җебен тартабыз.

–Бер эштән икенчесенә күченеп йөрүне өнәмәдем. Нинди генә чагым булса да, ник сайладым икән бу һөнәрне, дигәнем булмады. Хезмәтемне бик яраттым. Коллективыбыз тату, ярдәмчел булды. Белмәгәнне өйрәтергә җиксенмәделәр, рәхмәтем чиксез аларга,–ди район үзәге “Ашыгыч ярдәм” бүлегенең өлкән фельдшеры Сәрия Садыйкова.

Тәүге эш сәгатьләренә әнә шулай  еллар ялганган. Элекке чор белән чагыштырганда бүлектәге җиһазланыш, дәвалауда заманча медицина технологиясен куллану эшне бермә-бер җиңеләйткән. Әмма юллардагы хәвеф-хәтәрләрнең һәлакәткә китерүе, йөрәк, кан басымы авыруларының ешаюы бүгенге заманда кемне генә борчымый икән?! Тәүлегенә 20 дән артык чакыру кабул иткән, җеп өзәрлек хәле калмаганда да авырулар янында елмаерлык, аларны юатырлык көч табалган шәфкать туташларын фәрештәләргә тиңләү гөнаһ та булмас кебек.

–Төрле чаклар була. Рәхмәт сүзе ишетәсәң икән, җанга рәхәт. Көне буе күңел күтәренкелеге белән йөрисең. Төксе карашларны күрәсең икән, аларны да аңларга була–авыруны берәү дә теләп алмый. Барысы белән дә килешергә туры килә. Гомерне без билгеләмибез, әмма аны озайту, авыруны терелтү өчен бар көчебезне, тырышлыгыбызны куябыз,–ди ул.

Нинди генә чакларда да сабырлыгын саклап кала белгән, акыл-зиһене, йөрәк җылылыгы белән бик күпләргә ярдәм иткән Сәрия Садыйкованың үтелгән елларына гына түгел, тормышына да ике бишле куярлык. Ике улына җылы-назын, мәхәббәтен биргән, аларны тормышка чын ир-егетләр итеп әзерләгән ана буларак та хөрмәткә лаек ул. Юкка гынамы, “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” республика конкурсында катнашып, “Хатын-кыз–ел үрнәге” номинациясе буенча Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләренә лаек булмады ул. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, район башлыгыннан тапшырылган Мактау грамоталары аның нәтиҗәле хезмәтенә бәһа булса, ил-көн алдындагы намус аклыгы исә иң кыйммәтлесе.

...”Ашыгыч ярдәм” машинасы бүген дә юлда. Шофер янәшәсендә утырган фельдшерның карашлары алга төбәлгән, күңел түрендә өлгерергә, соңламаска иде, дигән уйлары тынгы бирми. Моңа кадәр ышанычны аклап яшәлгән икән, бу юлы да соңармас. Иманы нык булганнарга Хак Тәгалә үзе кул суза, юлын ача ул.

 

Фәрвәз Каюмова.


Нет комментариев