Балык Бистәсе районында коррупциягә каршы торуны координацияләү комиссия утырышы булып узды
Балык Бистәсе муниципаль районында коррупциягә каршы торуны координацияләү комиссия утырышы булып узды.
“2018 нче елда коррупциягә каршы тору буенча закончылыкны үтәүдә прокурор күргән чаралар” турында район прокуроры Руслан Шакирҗанов чыгыш ясады.
Балык Бистәсе районында коррупциягә каршы торуны координацияләү комиссиясенең 2019 нчы елга эш планнары белән Балык Бистәсе муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору эшләре буенча ярдәмчесе Хәлил Әсләмов таныштырды.
- 2018 нче елда “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” Дәүләт программасын раслау турындагы” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын үтәү максатында “Татарстан Республикасы халкының коррупция турында фикерен өйрәнү” социологик тикшеренүе уздырылды.
Аның нәтиҗәләре коррупциягә каршы торуның нәтиҗәсен күрсәткән мәгълүмат буларак һәм шулай ук алга таба бу юнәлештә эшне оештыру өчен файдаланыла. Муниципаль программа 2021 нче елга кадәр озайтылды. Эш планына коррупциягә каршы тору комиссиясенең эш урынында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен саклау турында хисап, белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы пропаганда, керемнәр һәм чыгымнар турында бирелгән мәгълүматларны тикшерү турындагы нәтиҗәләр кертеләчәк. 2019 нчы елда коррупциягә каршы тору эшендә район иҗтимагый советы да катнашырга тиеш, - дип белдерде ул.
“Балык Бистәсе районында дәүләт программаларын тормышка ашырганда, шул исәптән игенчелекне һәм терлекчелекне үстерү өчен федераль үзәк һәм республика тарафыннан бирелгән субсидияләрне файдаланганда коррупциягә каршы торуда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе эшчәнлеге” мәсьәләсе буенча идарәнең начальник урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшин таныштырды.
Балык Бистәсе муниципаль районының контроль-хисап палатасы белгече Илшат Вәлиев 2018 нче елда авыл җирлекләре, муниципаль оешмалар, учреждениеләр, предприятиеләр тарафыннан бюджет һәм бюджеттан тыш акчаларның максатчан һәм нәтиҗәле тоту турында хәбәр итте.
Комиссия утырышы ахырында 2019 нчы елга коррупциягә каршы торуны координацияләү комиссия эше планы расланды.
Таңсылу Минһаҗева.
фотоru.redtram.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа