Балык Бистәсе районында халыкта сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча ведомствоара комитет оештырылды
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында халыкта сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча ведомствоара комитет оештырылды

 Аның максаты кешене үз сәламәтлегенә карата җаваплырак карарга этәрердәй атмосфера тудыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруны тәэмин итү.

Бу проектны Казан дәүләт медицина университетының клиник эшчәнлек һәм укыту- җитештерү базалары белән үзара хезмәттәшлек буенча проректоры, медицина фәннәре докторы, профессор Алексей Шулаев, сәламәтлек саклауны оештыру һәм идарә итү Югары мәктәбе җитәкчесе, медицина фәннәре докторы Гүзәл Улумбәкова, медицина фәннәре кандидаты Энҗе Китаева кураторлык итәләр.

Ведомствоара комитет составына район башлыгы Илдар Таҗетдинов, башкарма комитет, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт һәм яшьләр сәясәте, социаль яклау бүлекләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, волонтерлар кертелде.

Бу программа Россия Федерациясе үсешенең алгарышлы милли максаты- 2024 елга уртача гомер озынлыгын- 78, 2030 елга 80 яшькә җиткерү, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.

 

Автор Илгиз Җамалиев.


Нет комментариев