Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында гражданнар оборонасының эше яхшы дип танылды

Балык Бистәсе районында 18 нче ноябрьдән 22 нче ноябрьгә кадәр махсус һәм комплекслы өйрәнүләр узды.

21 ноябрьдә “Эвакуация чараларын үткәргәндә җирле берәмлекләр, хезмәтләр белән гражданнар оборонасы штабының идарә итү эшен оештыру” темасына махсус өйрәнү үткәрелде.
22 нче ноябрьдә район оешма, предприятиеләре һәм идарә органнары белән гадәттән тыш хәлләр китереп чыгара торган бәла-казаларны төзекләндерү буенча комплекслы өйрәнү уздырылды. Әлеге чара башланыр алдыннан район хакимияте утырышлар залында иртәнге 6 сәгать тирәсендә М7 автомобиль юлының Кече Елга - Шумково-Яр Чаллы арасында төрле юнәлештә хәрәкәт итүче автотранспорт чараларының хәрәкәтенә каршылыклар туып, 15 автомобильнең, шул исәптән 2 шәһәрара автобусның (шартлы рәвештә) туктап калулары турындагы хәбәре килү сәбәпле, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм алар китереп чыгарган казаларны бетерү, янгын куркынычсызлыгын саклау комиссиясенең утырыш булып узды. Бу турыда комиссия әгъзалары һәм 7 дежур хезмәткә хәбәр җиткерелде.

(Тулысынча газетадан укыгыз)

Таңсылу Минһаҗева.

Алинә Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса