26 нчы мартта Балык Бистәсе муниципаль районында “Бердәм Рәсәй” көне” булып узды.
Бу көнне “Сәламәт киләчәк”, ”Яңа мәктәп”, “Иҗтимагый оешмалар”, “Рәсәй авылы”, “Ныклы гаилә”, “Сәламәтлек марафоны”, “Өлкән буын”, “Гражданлык сәгате” кебек федераль фирка проектлары буенча район үзәк хастаханәсендә, Балык Бистәсе икенче мәктәбендә, үзәкләштерелгән китапханәләр системасында, агротехникумда, район мәдәният йортында, “Доверие-Ышаныч” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә, ”Дельфин” спорт-сәламәтләндерү үзәгендә, “Бердәм Рәсәй” фиркасенең җирле иҗтимагый кабул итү-барлыгы 12 урында Татарстан Республикасы министрлары, Дәүләт Советы Рәсәй Дәүләт Думасы депутатлары, чакырылган кунаклар белән мәйданчыклар эшләде.
Көндезге сәгатьләрдә Масловка авылында яңа фельдшер-акушер модуле ачылу тантанасы булды. Ул беренчел медицина-социаль ярдәмне модернизацияләү программасы буенча булдырылган. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Рәсәй” сәяси фиркасенең төбәкара сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин ачты.
“Бу Балык Бистәсе районында яңартылган 11 нче фельдшер акушерлык пункты”, - диде район башлыгы Илдар Таҗетдинов республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдереп. “Хәзер беренчел медицина ярдәме алу өчен район үзәгенә барырга кирәкми. Биредә кан басымы, кандагы шикәр күләмен билгеләп һәм башка процедуралар да уздырып була. Балалар бакчасы төзекләндерелде, юл төзелеше буенча да билгеле бер фикерләр бар. Алга таба үсешне күздә тотып яшәячәкбез, төзиячәкбез, - диде Фәрит Мөхәммәтшин авылда яшәүчеләрнең шатлыгын уртаклашып.
Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов масловкалыларга бирегә авыруларга каршы көрәшү өчен түгел, ә бәлки сәламәтлекне алдан кайгыртып профилактика максатында килергә чакырды. Әлеге вакыйгага иң нык шатланганы фельдшер Вера Никитина иде. “Яңа ФАПта медицина ярдәме күрсәтү һәм профилактика өчен бөтен җиһазлар да бар”,- ди ул.
Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсе поселогының Чулман яры буенда Юрий Караганов җитәкчелегендәге “Круг” җәмгыяте балыкчылары белән дә очрашты. Алар үз чиратларында елгадагы суның чисталыгы турында брчуларын белдерделәр. “Сезнең районыгызның программага керүе кирәк. Сүз Идел һәм Чулман елгалары акваториясен чистарту турында бара”, - ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Район башлыгы сүзләренә караганда чистарту корылмаларын реконструкцияләү өчен “Экология” проекты кысаларында 47 миллион сум акча каралган.
Очрашудан соң район мәдәният йортында “Гражданлык сәгате” тәбәк проекты кысаларында парламент рәисе яшь балыкбистәлеләргә тантаналы шартларда паспортлар тапшырды.
Мәйданчыкларда эшләр тәмамлангач Фәрит Мөхәммәтшин фирканең җирле активы белән очрашу уздырды.
- Әлеге проект масштаблы, эзлекле буларак гел үсеш кичерә.
Үткән еллар аның нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген күрсәтте. Нигезендә район халкының тормышчан проблемаларын хәл итүнең комплекслы эшчәнлеге тора. Чараларны билгеләгәндә район халкының төрле дәрәҗәдәге депутатларга һәм партиянең иҗтимагый кабул итү урыннарына мөрәҗәгать иткән сораулары буенча анализ ясалды- диде “Бердәм Рәсәй” Көне” проектының төбәкара фирка координаторы Разия Садыйкова мәйданчыклар эшчәнлеген яктыртып.
“Яңа мәктәп” фирка федераль проекты координаторы, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова Балык Бистәсе икенче мәктәбендә узган дискуссия мәйданчыгында яңа балалар иҗат үзәге төзү, мәктәпләрне лаборатор-техник җиһазлар белән тәэмин итү, профориентация эшенә районнан читтә урнашкан эре предприятиеләрне тарту, кебек мәсьәләләрне яктыртты.
Башкарылган эшләр турында фирканең җирле бүлеге сәркатибе Илдар Таҗетдинов хисап тотты.
Очрашу азагында Фәрит Мөхәммәтшин фирканең яңа әгъзәларына билетлар һәм шулай ук теркәлгән алдан сайлауларда катнашучыларга таныклыклар тапшырды.
(“Бердәм Рәсәй” Көне”ндәге мәйданчыклар эшчәнлеге турында газетаның алдагы саннарында укый аласыз).
Таңсылу Минһаҗева.
Нет комментариев