Балык Бистәсе районында 32 эш бирүче 119 гражданны эшкә урнаштырырга әзер
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында 32 эш бирүче 119 гражданны эшкә урнаштырырга әзер

Бүгенге көндә Балык Бистәсе районында 32 эш бирүче 119 гражданны эшкә урнаштырырга әзер.

 Иң күп вакантлы эш урыннары: Балык Бистәсе 1нче гимназиясендә - 9 вакансия (укытучылар, пешекче, биналарны җыештыручы), Балык Бистәсе үзәк хастаханәсендә – 11 вакансия (табиблар, фельдшерлар), район халыкны социаль яклау бүлегенең “Доверие-Ышаныч”  халыкка комплекслы социаль хезмәте күрсәтү үзәгендә -12 вакансия (социаль хезмәткәрләр), Балык Бистәсе районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә - 6 вакансия (инспекторлар, полиция, машина йөртүчеләр), Балык Бистәсе муниципаль районының спорт мәктәбендә 6 вакансия (тренер, администратор, инструктор, дворник) бар. 
Болардан тыш барлык актуаль вакансияләр белән «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында танышырга мөмкин: https://trudvsem.ru/. Әгәр сорауларыгыз булса 8(84361)2-32-55 телефонына шалтыратыгыз.
 


Нет комментариев