Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы суды берәүгә 6 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнгән

Алимент түләмәү җаваплылыктан азат итми

Билгеле булганча, балаларның тормышын тәэмин итү һәм тәрбияләү буенча үз бурычларын башкармау һәм алимент түләүдән качу ата - анага җинаять эше кузгату өчен нигез булып тора. 2020 елда Балык Бистәсе районы суды тарафыннан бу өлкәдә 7 эш каралды.
Балык Бистәсе районында хәмер куллануга бәйлелек синдромы диагнозы куелып, табиб-наркологта исәптә торучы вакытлыча эшләми торган Т. да судта җавап тотты. Ул Россия Федерациясенең җинаятьләр кодексы  маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепләнә.
Район суды карары белән 2013 елда ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән Т. дүрт балигъ булмаган балага алиментлар түләргә тиеш булган. 2013 елның апреленнән 2019 елның октябренә кадәр алимент түләмәгән өчен аңа 60 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә административ җәза билгеләнгән. Тик җәзаны үтәмәгән, янәдән 2019 елның ноябреннән 2020 елның августына кадәр, аңлы рәвештә, сәбәпсез алимент түләмәгән. Рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә исәмкә басмаган. Яше һәм сәламәтлеге буенча түләүле эшкә урнашу мөмкинлеге була торып, рәсми эшкә урнашу һәм бурычларны түләү өчен бернинди чаралар күрмәгән, балаларына матди һәм башка ярдәм күрсәтмәгән, алар белән аралашмаган, опека һәм попечительлек бүлегенә мөрәҗәгать итмәгән, балаларның кайда яшәүләре, сәламәтлекләре белән кызыксынмаган. 
Балигъ булмаган балаларны карап торуга акча түләүдән качкан өчен җинаять җаваплылыгы турында Т. кисәтелгән. Тик ул кисәтүләргә карамастан, рәсми рәвештә эшләмичә дә, төрле эшләр башкарып яшерен керем алган. Шулай итеп  аның алиментлар буенча 1 647 049 сум 45 тиен бурычы җыелган.
Балык Бистәсе районы суды карары белән аңа 6 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләнгән. Бу чорда үзенең хезмәт хакының 5 процентын дәүләткә түләргә тиеш. Хәзер ул төзәлүен расларга, шулай ук махсус дәүләт органы хәбәреннән башка даими яшәү урынын үзгәртмәскә, билгеләнгән көннәрдә теркәлергә тиеш.

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса