Кулына алгач, бик кадерле саналган комсомол билетын кая куярга белми аптырады Сөләйман ага. Ераккарак куйсаң табалмас сыман, якын куйсаң югалыр кебек. “Моның урыны түрдә булырга тиеш, карчык, әнә шулай шкаф пыяласыннан күренеп торсын”,–дип сөйләнә-сөйләнә “документын” урнаштырды ул. Күкрәк билгесе тагылган кәчтүмен исә хатыны Сәлимәгә бирде: “Алып куй, чакырсалар тагын кирәге чыгар”, янәсе...
Кем уйлаган олыгайган көндә үзен тагын шулай хөрмәтләрләр дип. Ә бит бу беренчесе генә түгел. Хезмәтен күрә белделәр рәхмәт төшкере...
Сөләйман ага Галиуллин тумышы белән шушы авылдан—Олы Елгадан. Башта сигезьеллыкны, аннан кичке мәктәпне тәмамлый. Чандыр буйлы булса да җегәрле егетне хәрби комиссариат озак интектереп йөртми, “годен” дип тамга суга. Комиссариат кушуы буенча Корноуховода, аннан Чебоксар шәһәрендә тракторчы-машинист, механик, шофер һөнәрләренә укый ул. Армиягә әнә шундый әзерлектә китә.
–1967-69 елларда Германиядә хезмәт иттем. Армия–чыныгу мәктәбе. Аннан ир-егетләрчә ныгып кайтасың. Мөмкинлегем булса әле тагын бер барып кайтыр идем,–дип шаяртып ала Сөләйман ага.
Чынлыкта да хезмәткә юл башын армиядән ала ул. Аннан кайткач район “Сельхозтехника”сының торф отрядына эшкә урнаша, иске генә ДТ-74 тракторын кабул итә. Моңа кадәр гел ватылып йөдәткән тракторны өр-яңадан диярлек сүтеп җыя һәм шунда 8 ел эшли. Техникага мәхәббәте әнә шул куәтле трактордан башлана да бугай инде. 1978 елда ул район үзәгеннән авылга кайтып төпләнә.
–Мин гел “гусеничный” тракторда гына эшләдем. Язын җир сукалаудан башланган эш ел тәүлеге диярлек бетми. Кырларга ашлама керттем, чәчүен чәчтем. Брынка, Күгәрчен авылы янәшәсеннән торф төяп басуларга озату дисеңме, алны ялны белми эшләгән вакытлар күп булды инде. Соңрак яңа ДТ-75 тракторы бирделәр үземә. Мин генә түгел, барыбыз да тырышып эшләдек. Гектарыннан 40 центнер уңыш алган еллар булды,–дип хәтер яңарта хезмәт ветераны. Колхозда беренчелектән төшмәгән алдынгы тракторчыга бүләкне кызганмыйлар–телевизор, суыткыч кебек кыйммәтле көнкүреш җиһазлары шактый еллар гаиләгә хезмәт итә.
Бер-бер артлы үрелгән еллардан 41 ел хезмәт стажы җыела. Берничә тапкыр “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “Социалистик ярышта җиңүче” күкрәк билгеләре, бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 1975 елда Сөләйман Ибраһим улы Галиуллин Ленин комсомолы премиясенә лаек була. Мәскәүдә ВЛКСМның ХVIII съездында делегат булып катнашу бәхетенә ирешә.
Фидакарь хезмәт әнә шундый дәрәҗәләр белән бәяләнә.
–Гомер буе колхоз эше өчен чапты инде. Таңнан торып тракторын кабызыр да, төнгә чаклы басу-кырдан кайтып кермәс иде,–дип сүзгә кушыла хәләл җефете Сәлимә апа.
–Районнан авылга эшкә кайтуым да синең хакка булды бит, карчык, –дип елмая Сөләйман ага. –Син фермада сыерлар савудан бушамадың, ә мин трактордан китә алмадым.
Әнә шулай бер-берсен яратып, шаяртып үртәли алар. Яшьлек мәхәббәтеннән корылган гаилә нигезе нык–40 ел бер түбә астында, татулыкта яши. Бердәнбер кызлары Фәридәгә иркә-назны, әдәп-әхлаклы тәрбияне бирергә дә вакытлары табыла. Үзләренә охшап йөзеннән нур бөркелгән Фәридә әти-әнисе йөзенә кызыллык китерә торганнардан түгел. Бер дигән гаиләсе, яраткан эше бар. Район үзәгендә яшиләр. Төп йорт сукмагына тузан кундырмый ул. Әнә әтисенең Казаннан кайтышына килеп тә җиткән. Ә котларлык сәбәп җитәрлек: Сөләйман Галиуллинны Ленин комсомолы премиясе лауреаты буларак, Казанга, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлегенә (ВЛКСМ) 100 ел тулуга багышланган тантанага чакырганнар. Районнан делегация составында барган, элеккеге дусларын да очраткан ул анда. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның тәбрикләве, дәүләт эшлеклеләре белән очрашу аеруча тәэсирле булган. ВЛКСМ ветераны буларак Сөләйман ага Галиуллинга «Комсомол билгесе» значогы һәм истәлек бүләге тапшырылган.
4 ноябрьдә исә Галиуллиннар гаиләсендә икеләтә бәйрәм көтелә. Рубин туе белән берлектә Сөләйман ага үзенең күркәм юбилеен да каршылый. “Тормыш гаҗәеп матур. Һәр туган көнгә сөенеп яшәргә насыйп булсын”,–ди ул. Амин! Комсомолда канат чыгарган елларга әле тагын бик күп юбилейлар, куанычлы, бәхетле гомерләр өстәлсен!
Фәрвәз Каюмова.
Нет комментариев