Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре!
Кешелек тарихындагы иң куркыныч, кан койгыч сугыш тәмамлануга 74 ел булды. Ул дистәләрчә миллион ватандашыбызның гомерен өзде, бихисап бәла-каза, кайгы-хәсрәт алып килде. Без, бүгенге буын, бу дәһшәтле көннәр турында изге хәтерне сакларга бурычлы.
Сугыш кырларыннан кайтмаган каһарманнарга дан! Алар безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр! Утлы тәмугтан исән кайтканнар, тыл ветераннары, толлар, сугыш чоры балалары алдында баш иябез.
Тиңдәшсез батырлыгыгыз өчен чиксез рәхмәтлебез. Бу иң кадерле бәйрәмебез көнендә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, тыныч күк йөзе телим. Җиңү көне белән!
Фәрид Ваһапов,
Балык Бистәсе районы хәрби комиссары.
фоторцпв.рф
Нет комментариев