Балык Бистәсе район суды хәбәр итә
Җәмгыять

Балык Бистәсе район суды хәбәр итә

Кайберәүләр акча өчен нинди генә җинаятьләргә бармыйлар, кеше сәламәтлегенә зыян салып кына калмыйча,соңгы нәтиҗә - үлемгә җиткергән  очраклар да билгеле. Балык Бистәсе район судында да мондый җинаять эшләре карала. Түбәндә шундый бер очрак турында  бәян ителәчәк.

2018 елның апрель аенда район территориясендәге олы юл кырыендагы кафеларның берсендә эшләүче Котлы Бөкәштән булган М. исемле хатын-кыз суд эскәмиясенә килеп эләкте. Ул кулланучылар сәламәтлегенә зыян китерүче продукцияне саклау, аны сатуда гаепләнде.

1 февраль белән 24 нче февраль аралыгында М. үзе эшли торган эш урыныннан ерак булмаган  җирдә билгесез заттан 0,5 литрлы “Казанская престижная” этикеткалы, агулы матдәләр катышкан, катнашмасында спирт булган ике шешә сыекча сатып ала. Аларны башта өенә алып кайта, аннан сату максатында эшенә алып килә.Кичен эш урынында үзенең ярамаган эш кылганын белгән рәвештә, югарыда әйтелгән ике шешәне 700 сум бәясе белән үткәрелгән тикшерү - сатып алу вакытында гражданин И.га сатып җибәрә. Әлеге гамәлен М. тирә-яктагы кешеләргә зыян китерү мөмкинчелеген белгән рәвештә эшли.  Суд барышында әлеге хатын-кызның элегрәк тә охшаш “кыңгыр” эшләре өчен җаваплылыкка тартылганы  була.

Балык Бистәсе район суды М.ны  Рәсәй Федерациясе җинаятьләр кодексында каралган җаваплылыкка тартты һәм 20000 сум күләмендә штраф билгеләде.

Моңа охшаган очрак өчен июнь аенда  Рус Әшнәгеннән дә бер хатын-кыз суд каршына килеп басты. 15 нче октябрьдә Казан базарларының берсендә ул билгесез заттан 5 литр сыйдырышлы пластик савытта спиртлы сыекча сатып ала, өендә аңа су кушып 0,5 литрлы 4 пыяла шешәгә тутыра һәм әлеге кеше сәламәтлегенә  куллану куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирмәгән сыекчаны сату өчен саклый.

10 нчы апрель көнне  тикшерү сатып алу барышында ул ике 0,5 литрлы “Усадская хлебная” этикеткасы ябыштырылган (0,475 литр сыекча)  шешәне һәм “Российский коньяк” этикеткалы (0,242 литр сыекча) бер шешәне гражданин М.га 300 сумга сатып җибәрә. А. исемле хатын-кыз ирекле рәвештә полиция хезмәткәрләренә 0,985 литр әлеге сыекчаны тапшыра.

Суд карары буенча аңа 6000 сум штраф түләргә туры киләчәк. Әйе, акча җиңел бирелми шул, аны тир түгеп, эшләп табарга кирәк. Әлеге хакыйкатьне бу ике хатын-кыз үз җилкәләрендә татыдылар.

Таңсылу Минһаҗева.

 

фотоnewstracker.ru


Нет комментариев