Балык Бистәсе район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков котлавы
Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!
Сезне халыкара дәрәҗәдә үткәрелүче Укытучылар көне белән кайнар котлыйм. Заманалар узу белән мәгариф тармагында инновацион үзгәрешләр күзәтелсә дә, укытучының вазифасы һаман да бер булып кала: яшь буынга белем һәм тәрбия бирү, аларны киңкырлы шәхес итеп тәрбияләү.
Хөрмәтле укытучылар! Илебезгә тирән белемле, конкурентлыкка сәләтле, әхлаклы һәм югары гражданлык хисенә ия яшьләр тәрбияләүдә сезнең өлешегез бик зур. Балалар күңеленә салынган бәхет, шатлык орлыклары нәкъ менә сезнең тырышлыгыгыз, тынгысыз хезмәтегез белән яулана. Катлаулы хезмәтегезне намус белән башкаруыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Бәйрәм уңаеннан сезгә сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, катлаулы һәм абруйлы хезмәтегездә уңышлар телим.
Илсур Садыйков,
район мәгариф бүлеге җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа