Балык Бистәсе район мәдәният йортында “Мәхәббәт еллар аша” дип исемләнгән тантаналы чара узды
Җәмгыять

Балык Бистәсе район мәдәният йортында “Мәхәббәт еллар аша” дип исемләнгән тантаналы чара узды

18 декабрь—илебездә гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) хезмәткәрләре көне итеп билгеләнгән. Шул уңайдан сишәмбе көнне район мәдәният йортында “Мәхәббәт еллар аша” дип исемләнгән тантаналы чара узды.

Бәйрәм кичәсен район ЗАГС бүлеге начальнигы Миләүшә Зарипова ачып җибәрде.

–Безнең хезмәтебез кеше язмышлары белән бәйле. Гаилә корган парларны котлау, дөньяга килгән сабыйларны теркәү, шулай ук аерылышу, үлү турындагы белешмәләрне тапшыру да безнең хезмәткәрләр өлешенә туры килә. Яныбызга киңәш сорап киләләр икән, без психолог, юрист, адвокат та булабыз. Шуңа күрә кануннарны белү, кеше хәленә керү генә җитми, үз эшеңне чын-чынлап ярату да кирәк,–диде ул үзенең чыгышында. Һәм элек ЗАГС бүлеген җитәкләгән ветераннарны хөрмәт белән искә алып үтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина да район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге коллективын бәйрәмнәре белән тәбрикләде һәм аларның эшен югары бәяләде.

Тантананың төп өлеше 55 ел бергә гомер иткән парларны тәбрикләү, яшь әниләргә Ана капиталы сертификатын тапшыру, дөньяга килгән һәр сабыена ата-ана назын биргән күп балалы гаиләләрне тәбрикләүгә багышланган иде. Шетнево - Тулуш авылыннан Илдус-Мәдинә Габдрахмановлар, Балык Бистәсеннән Нурислам-Сәлимә Хусановлар,  Николай-Галина Пичкасовлар зөбәрҗәт туйларына җитеп, матур гомер кичергән юбилярлар. Һәркайсының тормыш юлы үзенчәлекле, күпләргә үрнәк. Заманында производствода, колхоз-совхозларда тырышып хезмәт куйганнар, күп мактауларга ирешкәннәр. Балаларын чын кеше итеп тәрбияләп, бүгенге көндә оныклар сөйгән әлеге гаиләләргә сокланмый мөмкин түгел. Мендельсон маршы астында алар түргә чакырылдылар һәм районның Почетлы кунаклар кенәгәсенә имзаларын куйдылар.

Гаилә ул–мәхәббәт һәм тугрылык. Шуның нигезендә дөньяга сабыйлар туа, тормыш тагын да ямьләнә, матурлана. Шетнево-Тулуш авылыннан Мәсхуд һәм Гөлия Рөстәмовлар, Балык Бистәсеннән  Павел һәм Любовь Никитиннар, Илназ һәм Рузилә Фәрзекаевларга бу көнне район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Минзия Усманова Ана капиталы сертификатын тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде.

Районыбызда күп балалы гаиләләрнең арта баруы аеруча куанычлы. Бүгенге көндә 4 һәм 5 балалы гаиләләр шактый. Бәйрәмгә чакырулы Балык Бистәсеннән Искәндәр-Гөлнара Иминевлар, Таһир-Айгөл Җамалиевлар әнә шундыйлардан. Балалар арткан саен араларындагы дуслык ныгый, күңелләрендә бер-берсенә карата ярдәмчеллек, миһербанлык сыйфатлары арта, дип саный алар. Әлеге гаиләләргә котлау һәм  рәхмәт сүзләрен Айгөл Вафина җиткерде.

Мәгариф өлкәсендә хезмәтләре белән уңыш казанган педагогик фәннәр кандидаты, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Яңа Арыш мәктәбеннән Дамир Нәбиуллин һәм аның тормыш иптәше “Татарстан Республикасының иң яхшы укытучысы” конкурсы җиңүчесе һәм башка бик күп бүләкләр иясе Галия Нәбиуллина тантанада гаилә династиясе буларак хөрмәтләнделәр. Казаклар Чаллысы авылыннан Сергей һәм Лидия Новиковлар исә иҗади гаилә буларак райондашларга таныш. Сергей Иванович җитәкләгән Бөтенрәсәй, республика конкурс-фестивальләрендә уңышлары белән балкыган  “Нур” халык фольклор ансамблен бүген кемнәр генә белми икән?! Сәнгатьтә янып яшәүче, элекке җыр-биюләрне бүгенге буынга җиткерүче Новиковлар гаиләсен район социаль-мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рәхимә Рәшитова котлады.

Бәйрәм кичәсе җыр-моңнар белән үрелеп барды. Тантанага чакырылганнарның һәркайсына чәчәк бәйләмнәре, истәлек бүләкләре тапшырылды. Гражданлык хәле актларын теркәү көне әнә шулай күңелләрдә җылы хатирәләр калдырырлык матур бәйрәмгә әверелде.

Фәрвәз Каюмова.


Нет комментариев