Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Шул уңайдан районыбызда төрледән-төрле бәйрәм чаралары үткәрелә.Узган атнада район мәдәният йортында булып узган “Мөнәҗәтләр шифадыр күңелләргә” дип исемләнгән кичә дә әнә шул матур чараларның дәвамы булды.
Күргәзмәдә -
милли хәзинә
Бәйрәм кичәсе башланганчы һәркем фойедагы кул эшләнмәләреннән төзелгән күргәзмәне карап хозурланды. Камиллеккә чикләр юк, дибез. Әлеге сүзләрнең хаклыгына мең кат инанырлык. Әнә райондашларыбызның алтын куллы осталары “койган” бизәкле сандык, хатын-кызларыбызның күңел матурлыгыннан туган чигешле калфак, түбәтәйләр, Вальдоров курчаклары – һәммәсе дә үзенчәлекле эшләнеше белән җәлеп итә. Җиләк-җимештән ясалган искиткеч букетлар, кабактан пешерелгән бәлеш, бөккән, торт, гаҗәеп тәмлелеге белән аерылып торган кабак соклары хуҗабикәләрнең аш-суга уңганлыгын, бай фантазиясен күрсәтә. Рецептын сорап ерак барасы да түгел, иҗат җимешләрен тудырган осталар үзләре дә янәшәдә генә. Балык Бистәсеннән Кадрия Ильясова, Ильмира Сибгатова, Хәмит Идрисов, Зөлфия Фәхриева, Җәмилә Мукриева, Тәб.Чаллыдан Алия Шәрәфиева, Котлы Бөкәштән Гөлнур Шәймәрданова, Күгәрченнән Рафаэль Галиуллин, Полянкадан Роза Гыйниятуллина, Масловкадан Илсөяр Мостафина–барысы да бәйрәм кичәсенә килгәннәр. Күргәзмәгә иң яшь осталарның – Котлы Бөкәшнең “Дуслык” балалар бакчасына йөрүче 6 яшьлек Адель Александров, 3 яшьлек Адель Мостафинның “Көзге муллык” дип аталган кул эшләнмәләре дә куелган.
-Күргәзмәдәге яшелчәләрдән төп элемент булып кабак алынды. Бер генә яшелчәнең дә кабак кебек тантана иткәне, дан җырлаганы, күзләр камашырлык күргәзмә оештыра алганы юктыр. Мөхәммәт пәйгамбәребезнең дә яраткан ризыкларының берсе кабак булган, - ди район мәдәният йорты директоры Лилия Кәримуллина, иҗат эшләре белән таныштырып. Һәр кул эшләнмәсенең сокланырлык дәрәҗәдә булуын, күргәзмәләрнең офыгы киләчәктә тагын да киңәйтелү фикерен дә әйтте җитәкче.
Күңел түреннән
сызылган моң
Берникадәр вакыттан соң бәйрәм рухы сәхнәгә күчте. Мөхтәсиб Рамазан хәзрәт Хисаметдиновның йомшак тавышы белән укылган Коръән сурәләре, үтемле вәгазьләре залдагыларны үзенә каратты. Тәрбияви мәгънә салынган сүзләрне тыңлау күңелгә шифа, җанга дәва бирә шул. Соңрак мөнәҗәтчеләр тарафыннан әйтелгән мөнәҗәтләрдә дә шуның дәвамы чагылды.
-Мөнәҗәтләрнең тәрбияви мәгънәсе зур, чөнки бу жанр үз эченә бик күп кыйммәтле темаларны туплаган. Аларда туган-үскән илдән аерылу, ана һәм бала мөнәсәбәтләре, дөньяга караш, малга табыну, яшәү һәм үлем дә бар, - диде кичәне алып баручы Лилия Кәримуллина.
Кайчан да булса ярдәм алу мөмкинлеге юкка чыккач, адәм баласы Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итә, чөнки ул чагында кеше үзенә Алладан башка беркем дә һәм берничек тә ярдәм итә алмаячагына ышана. Мөнәҗәтләр әнә шундый күңел сагышыннан туган. Үзгә моң, вәкам белән әйтелгән һәр мөнәҗәттә җан авазы ишетелә сыман. Балык Бистәсеннән шагыйрә Рәсимә Гарифуллинаның үзе иҗат иткән “Мөнәҗимгә мөнәҗәт”е, Югары Ырга авылыннан Мөслимә Харисованың “Рәсүлуллаһ һәм ятим бала”, Чыршылы Елгадан Фәүзия Исмәгыйлованың “Лә иллаһа иллалаһ”, Балтачтан Нурия Нотфуллинаның “Манара”, Яңа Арыштан Фәнзилә Имамиева һәм Югары Ырга авылыннан Халидә Вәлиеваның сабырлык турындагы мөнәҗәтләре, Югары Тегермәнлектән Ләйсән Габдуллина башкаруындагы бишек җырында халкыбызның рухи, аһәңле теле белән очрашасың. Олы Елга мәдәният йортында эшләп килүче “Асылъяр” балалар фольклор коллективы тәкъдим иткән түбәтәй чигү күренешен дә тамашачылар яратып кабул итте. Моңлы җырлары белән тамашачыбызга танылган Котлы Бөкәштән Гөлия Мөхәрләмованың “Җомга көн” мөнәҗәте, Ямаштан Роза Хуҗагарифованың “Инандым бер Аллага”, Күгәрченнән Галия Пулатованың әнисенә багышланган, Мам.Каз.Чаллы авылыннан Әһлия Гарифуллинаның рәхмәт мөнәҗәтләре, Ямаш авылыннан Исламия Сафинаның “Үги кыз” бәете дә күңелгә үтәрлек булды. Үзенең шәкерте Диләрә Бекмаматова белән чыгыш ясаган Рауза Бәдретдинованың ислам дине турындагы мөнәҗәте исә гарәпчәдән тәрҗемә ителде.
Җыр-моңнар белән баетылган кичәдән бу көнне тамашачы үзенә рухи азык, ял алды. Күгәрчен авылыннан Рузилә Хәбибуллина башкаруындагы җыр, гармунчылар Васыйл Мөбәрәкшин, Розалия Миннебаева, район мәдәният йортында эшләп килүче “Өмет” халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Фирдания Бәдретдинова), балалар сәнгать мәктәбеннән “Рәйхан” курайчылар ансамбле (җитәкчесе Венер Мөбәрәкшин), Яншык авылы гармунчысы Мөнир Гәрәев чыгышларын залдагылар көчле алкышлады.
Кичә ахырында күргәзмәдә һәм бәйрәмдә катнашучыларга район башлыгы һәм мөхтәсибәт исеменнән Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Сәхнәгә күтәрелгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, мөнәҗәтләр кичәсен оештыруда башлап йөргән Татарстан республикасы мөслимәләр берлегенең Балык Бистәсе буенча җитәкчесе Иделия Мәхмүтова мондый кичәләрнең халкыбыз өчен бик тә кирәкле булуын әйтеп үттеләр. Милли хәзинәләрне барлау белән беррәттән, аны яшь буыннарга тапшыру максатын да үтәгән кичәнең дәвамы әле киләчәктә булыр. Һәрхәлдә тамашачы шуңа өметләнеп, ихлас рәхмәтләрдә таралышты.
Фәрвәз Каюмова.
Нет комментариев