Балык Бистәсе район башлыгы сугыш ветеранын тәбрикли
Җәмгыять

Балык Бистәсе район башлыгы сугыш ветеранын тәбрикли

Ямаш авылыннан Мирзахан Әхмәтов авыр фронт юлларын үткән сугыш ветераны. 1943 елның азагында сугышка алынып Смоленск, Белоруссияне һәм Польша, Германия илләрен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан ул.

Бөек Җиңүнең бик күп юбилейларын каршылаган Бөек Ватан сугышы ветераны Мирзахан агага бүген 92 яшь. Район башлыгы Илдар Таҗетдинов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина Ямаш авылына килеп ветеранга истәлек бүләкләре, чәчәкләр тапшырдылар.

(Язманы тулысынча газетабызның киләсе санында укый аласыз).

Автор Фарваз Каюмова.


Нет комментариев