Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдинов Россия Матбугат көне белән котлый
Җәмгыять

Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдинов Россия Матбугат көне белән котлый

Хөрмәтле "Авыл офыклары" газета редакциясе хезмәткәрләре һәм ветераннар! Сезне чын күңелдән профессиональ бәйрәмегез - Россия Матбугат көне белән котлыйм!

Массакүләм мәгълүмати чараларның җәмгыять һәм дәүләтнең үсешендә тоткан урыны бөтен чорда да зур булды. Үзегезнең хезмәтегез белән  кешеләрнең мөһим хокукы булган сүз иреген яклап киләсез. Шулай ук район күләмендә булган актуаль вакыйгаларны яктыртуда,балыкбистәлеләрне патриотик рухта тәрбияләүдә  күләмле өлешегезне кертәсез. Һәрдаим хезмәтегез  һәм  һөнәри бурычыгызны зур осталык белән башкаруыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм, үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек телим.  


Нет комментариев