Балык Бистәсе район башлыгы Илдар Таҗетдиновның бәйрәм котлавы
Хөрмәтле балыкбистәлеләр! Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас күңелдән котлауларыбызны җиткерәбез.
Әлеге ике бәйрәм безнең күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, ватанпәрвәрлекне, һәр кешенең гражданлык җаваплылыгын чагылдыру символы булып тора.
Без - Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы, туган җиребездә уртак язмыш белән бәйләнгәнбез.Бу кешеләрнең хокукларын һәм азатлыгын, тынычлыкны, тарихи шартларда урнашкан бердәмлегебезне күрсәтә. Халкыбызның бердәмлеге югары көчкә ия.
Татарстанлылар, шул исәптән балыкбистәлеләр тарафыннан әлеге җирлектә төрле милләт кешеләре арасында гражданлык бердәмлеге һәм толерантлыкны булдыруда зур тәҗрибә тупланган.
Сезгә чын күңелемнән сәламәтлек, тынычлык, йортларыгызда иминлек телим. Әлеге бәйрәмнәр безнең илебезне, республикабызны, муниципаль районны төрле яклап үстерү юлында тагын да берләшергә ярдәм итсен.
Илдар Таҗетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа