Балык Бистәсе муниципаль районы хезмәткәрләр сынатмадылар
Күптән түгел Байлар Сабасы поселогында, Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, мини-футбол буенча ярышлар узды.
Анда Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләр командасы (тренер Ф. Фазлыев, команда капитаны Д. Ризаев) 17 муниципаль район командалары арасында (2 нче төркем) киеренке уеннарда Әгерҗе (4:0), Сарман (3:2), Менделеевск (7:0), Мамадыш (1:0), Саба (3:1) район командаларын җиңеп, беренче урынны яулады. Командага җиңүче Кубогы һәм Диплом тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа