Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов котлавы

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән тәбрик итәм!

 Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрберебезнең тормышында үз Укытучысы бар. Бездә булган яхшы сыйфатлар –  зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.

Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә.

Укучылар белән эшләүдән канәгатьлек алу өчен актив тормыш алып баручы һәм балаларны яратучы иҗади шәхес булу зарур. Безнең укытучыларыбызда инновацион эзләнү, профессиональ амбициягә омтылыш бар, алар бар яңалыкка да ачык, ә бу мәктәптә белем бирү сыйфатын күтәрүдә әһәмиятле фактор.                                                                                                   

Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын! Бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя!

Илдар ТАҗетдинов, 

Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса