Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов балыкбистәлеләрне Бөек Җиңү көне белән котлады.

Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов балыкбистәлеләрне Бөек Җиңү көне белән котлады.

 Котлауда: “Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Сезне чын күңелдән  Бөек Җиңү көне белән котлыйм!

Бу барыбыз өчен дә иң кадерле бәйрәм. “Җиңү” сүзе артында  миллионлаган совет солдатларының тиңдәшсез батырлыгы, тыл хезмәтчәннәренең авыр хезмәте ята.

1945 елның җиңүле маеннан соң 74 ел вакыт узды. Җиңү көне безгә һәрвакыт Ватаныбызның азатлыгын саклап калган каһарманнар өчен горурлык, халкыбызның рухи көче, бөеклеге символы булып калачак.

Хәзер өлкән буын кичергән сынауларны күз алдына китерүе дә кыен. Патриотизм, халыкларның дуслыгы Җиңүнең нигезе булып торалар.

Батырларча һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларның якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр.

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышында катнашучылар, ветераннар! Сезнең һәрберегез аерым хөрмәткә, игътибарга, җылы сүзләргә лаеклы. Без сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез. Тыныч тормыш бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә! Бөек батырлыгыгыз, үткән тормыш юлыгыз безнең өчен югары әхлаклылык, рухи ныклык, патриотизм үрнәге булып тора,” - дигән юллар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса