Балык Бистәсе хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү башланды
Хуҗалыклар өчен зур сынау һәм көч сорый торган чор җитте. Сыйфатлы терлек азыгы әзерләү - ул аның продуктлылыгын күтәрүнең нигезе булып тора.
Анатыш авыл җирлегендә эшләүче Талаков крестьян-фермер хуҗалыгында да күпьеллык үлән уңышы мулдан күренә. Ул биредә 60 гектарны били. Хәзер бөтен көчне туплап, кыска арада терлек азыгы әзерләүне башкарырга кирәк.
- Булган техниканы вакытында әзерләп эшкә керештек. Инде хәзер һава торышы да тотрыкланып китсә яхшы булыр иде,-ди хуҗалык җитәкчесе Владимир Талаков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа