Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балык Бистәсе хакимияте утырышлар залында бер төркем алдынгыларга бүләкләр тапшырылды

Хезмәтләре тиешле бәя алды.

Балаларны укытуда  югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Котлы Бөкәш гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Миннулла кызы Шәмсивәлиева “Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” Почет билгесе белән бүләкләнде.
* * *
Балык Бистәсе районында физик культура һәм спортны үстерүдә зур өлеш керткәне өчен Балык Бистәсе муниципаль районы спорт мәктәбе методисты Андрей Владимирович Смолин “Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен” Почет билгесе белән бүләкләнде.

* * *
Казанда «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Бөтенрәсәй иҗтимагый оешмасы җирле җитәкчеләренең йомгаклау утырышы булып узды.
Анда әлеге оешманың Балык Бистәсе җирле бүлеге җитәкчесе Диана Фатыйхова «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» Бөтенрәсәй иҗтимагый оешмасы Татарстан  бүлеге үсешенә өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук  җирле бүлеккә яшьләр инициативаларын яклауда уңышлы эшчәнлек алып барганнары өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса