Балык Бистәсе гимназиясе базасында «Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе үтте
Бүген Балык Бистәсе гимназиясе базасында «Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе үтте. Диктант Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп язылды. Ул бездә икенче ел рәттән оештырыла. Әлеге чара халыкның этнографик грамоталыгы, рәсәйдә яшәүче халык турында белүләрен тикшерергә мөмкинлек бирә.
Диктант биремнәре 30 сораудан торды. 20се – гомуми, 10сы регионара һәр субъект өчен уникаль. Язу өчен катнашучыларга 45 минут вакыт бирелде. Катнашучылар арасында укучылар, укытучылар, яшь армиячеләр, ата-аналар, оешмалардан вәкилләр дә бар иде.
- Әлеге акциядә беренче тапкыр катнашам. Биремнәрне эшли алырмын, дип уйлыйм. Минемчә әлеге сораулар кызыклы, шул ук вакытта авыр да булыр. Катнашучыларга бары уңышлар телим,-дип уй-хисләре белән бүлеште икенче номерлы мәктәбенең георафия фәне укытучысы Светлана Ермалаева. “Минем дә беренче тапкыр килүем. Белемемне тикшереп карарга уйладым. Сораулар җиңелләрдән булмас, анысы. Шулай да яза алырмын, дип уйлыйм”,-диде гимназиянең социаль педагогы Айгөл Гиззятова. “Без дә быел әлеге акциядә беренче тапкыр катнашабыз. Барыбыз да җыелып килдек. Сораулар мавыктыргыч, тарих белән бәйле темага булыр дип уйлыйбыз. Биремнәрне яхшы эшләргә тырышачакбыз”,-диеште яшь армиячеләр.
Әлеге акциядә барлыгы 47 кеше катнашты. Катнашучыларның иң өлкәне 61 яшь, ә иң яшенә - 12 .
Автор Гөлназ Зарипова.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа