Балык Бистәсе егете Рафис Гариповка зур рәхмәтебезне җиткерәбез
“Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, ди халык.
Берәү дә мәңгелек түгел, фанилыктан бакыйлыкка күчкәннәрнең соңгы урыны–зират. Мәрхүмнәребез өчен дога кылу, аларның каберләрен төзекләндерү, чистартып тору без–исәннәрнең бурычы. Корноухово авылындагы зиратны төзекләндерү өчен авылдашлар Балык Бистәсе егете Рафис Габделәхәт улы Гариповтан ярдәм итүен сораганнар. Ул үтенечебезгә каршы килмичә материаллар белән булышты. Шушы көннәрдә зиратны төзекләндерәчәкләр. Ихлас ярдәме өчен Рафис Гариповка газета аша зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә эшләре уң булсын!
Фәрит Хәмидуллин.
Корноухово авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа