Балык Бистәсе егете  армия сафларыннан хезмәт итеп кайтты
Җәмгыять

Балык Бистәсе егете армия сафларыннан хезмәт итеп кайтты

Якташыбыз, Балык Бистәсе егете Азат Сәгъдиев күптән түгел генә Рәсәй армиясе сафларыннан хезмәт итеп кайтты.

Хәрби хезмәтен ул Йошкар-Оладагы ракета гаскәрләрендә уза. Алар армиягә бергә укыган иптәше Ринат белән бергә алыналар. Иптәше Бурятиядә хезмәт итә. Туган җирләрендә очрашкач бер-берсенә сөйләр сүзләре күп була аларның.

- Башта 45 көн дәвамында укыдык, ант кабул иткәннән соң хәрби берәмлекләргә тараттылар. Минем белән бергә татарстанлылар күп хезмәт итте. Беренче чорда хәрби шартларга ияләнүе комачаурак булды. Хәзер менә хәрби бурычымны үти алуым белән горурланам. Армия – ир-егетләрне чыныктыра торган, тәртипкә өйрәтүче мәктәп, - ди ул үз хис-тойгылары белән уртаклашып.

“Хәрби кием киячәк егетләргә нинди теләкләрең бар?”, - дигән соравыма “Күбрәк физик яктан нык булырга кирәк, чөнки бу мөһим”- диде Азат.

Ул гаиләдә иң кечесе икән. Ата-аналары  аның яхшы укып, тәрбия алулары өчен тырышканнар. Хәзер исә алар улларының исән-сау әйләнеп кайтуына шатланалар.

Азат хәзерге вакытта  алдагы тормышына планнар кора. Аңа уй-хыялларының тормышка ашуын теләп калабыз.

 

Таңсылу Минһаҗева.


Нет комментариев